Апас делегациясе Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясенең XIX еллык съездында катнашты
Бүген Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIX еллык съезды узды.
(19 нчы декабрь, “Апастово-информ”).
Чарада Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Съезд эшендә ТРның барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре — барлыгы 956 делегат катнашты.
Апас районыннан район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, озак еллар район башлыгы булып эшләгән Рәшид Заһидуллин, Азат Хәнифәтуллин, авыл җирлеге башлыклары катнашты.
“Съездда катнашып дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштык 2025 елга өстенлекле бурычлар, планнар билгеләнде”, - диде Ленар Хантимиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев