Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас егетләре армия сафларына китте

12 ноябрь таңында 5 яшь апаслы хәрби хезмәткә юл алды. Район үзәгеннән Рушан Абдуллин, Тутайдан Риназ Бәдретдинов, Борнаштан Ранис Бакиров, Кече Болгаердан Айнур Шәйхетдинов белән Зөлфәт Шакировны әти-әниләре, дуслары, туганнары, сөйгән ярлары озатып калды. -Сынатмагыз, кыю-батыр булыгыз, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз, егетләр!

Апаста 1 ай элек Идел арягындагы районнардан хәрби хезмәткә чакырылучы булачак солдатлар белән очрашуда Татарстан хәрби комиссары, генерал Сергей Погодин районда хәрби-патриотик тәрбия, яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүгә бик югары бәя куйды.

-Апас районы егерме елга якын Мурманск өлкәсенең Североморск һәм Ульяновск шәһәрләрендәге хәрби частьларга шефлык итә. Ел саен шунда солдат-сержантларның әти-әниләре белән бергә район делегацияләре килә, бүләк-күчтәнәчләрен тапшыра һәм матур концерт чыгышлары белән сөендерә. Апаслыларның Казан “Патриот“ Үзәге белән дә элемтәләре нык. Без Апасны башкаларга үрнәк итеп куябыз, рәхмәт сезгә-диде ул яшь апаслылар, аларның әти-әниләре белән җылы, эчкерсез әңгәмәсендә.

-Быел көзге чакырылышта Россия Хәрби-Кораллы Көчләренә 30 яшь апаслы чакырылачак. Быелгы язгы чакырылышта армия һәм флот хезмәтенә 40 яшь апаслы китте. Һәммәсе дә исән-сау, тырышып һәм намуслы хезмәт итә. Үзләре, аларның әти-әниләре, командирлары белән даими элемтәдә торабыз. Хәрби округ җитәкчеләре, гарнизон-часть командирларының бик җылы Рәхмәт Хатлары, күкрәк билгеләре, медальләр белән солдат хезмәтеннән кайтучы апаслылар барысы да тормышта үз урыннарын таба,-ди район хәрби комиссары, подполковник Илшат Паймурзин.

 Районнан хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да гомуми, урта, һөнәри яки югары белемле, өчтән-беренең беренчел хәрби һөнәре бар. Яшь буенча (ул 27 яшкә кадәр каралган) хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәзер үзәкләштерелгән тәртиптә Казан автобусы килеп ала. “Патриот“ Үзәгендә заманча казармаларда алар тагын бер кат медиина тикшеренүе уза, Россия Кораллы Көчләре вәкилләре, психологлар белән очраша, хәрби техника паркында, аудитория-уку классларында тәүге армия күнекмәләре үтә. Булачак солдатларга сим-карталар тапшырыла. Карталарның берсе хәрби хезмәткә китүче егеткә, берсе әти-әнисенә, ә берсе иң якын дус-туганына бирелә һәм сим-карталарга билгеле бер вакытта үзара түләүсез сөйләшү өчен дәүләт акча күчереп бара. Шулай ук яшь солдат-матросларга санитар-гигиеник комплектлар да тапшырыла.

Бүген 5 яшь апаслы югары хәрби уку йортларында укый. 25 апаслы контракт буенча төрле гаскәрләрдә хезмәт итә. Апас районында туып-үскән 15 офицер ил иминлеге сагында тора. Һәм аларның барысы да Татарстан, Апас данын еракларга тарата.

Бәйрәм белән сезне, ир-егетләр, горур лачыннар. Апас сезне истәлекле  итеп озата, матур итеп, сагынып каршы ала!

Ришат Җамалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев