Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӨҺИМ ТЕМА

Апас җирле депутатлары балаларны шатландырды

Шәһәр тибындагы Апас бистәсендә узган чакырылышта ун депутат сайланган иде. Шуларның җидесе һәм Апас штп башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов Шәфкатьлелек акциясенә кушылып, бик авыр тормыш хәлендә калган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга булыша.

Җирле депутатлар хәйрия марафонында Апаста яшәүче 3 балага синтезатор, кесә телефоны, чаңгы бүләк иттеләр. Иртәгә җирле депутатлар тагын бер авыру балага кыйммәтле дарулар җыелмасы бүләк итәчәк. Монысына үзе депутат булмаса да, район үзәк аптекасы җитәкчесе Люция Носова да кушылырга теләк белдерде.
-Балалар җирле депутатлар кулыннан һәм Кыш Бабай исеменнән үзләре теләгән бүләкне алгач әти-әниләре, үзебезнең дә күңелләр нечкәреп китә. Саваплы, изге башлангычыбызга кушылырга теләк белдерүчеләр тагын да булса, балаларга күпме шатлык өләшәчәкбез. Теләүчеләр миңа үземә, “Йолдыз“ редакциясенә, “Апас хәбәрләре“ шеф-редакторы Гөлнара Сөнгатуллинага яки Апас җирле үзидарә башлыгы Фәнис Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать итә ала,-ди җирле депутат, Апас ДНД штабы җитәкчесе Наил Исмәгыйлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев