Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас хастаханәсе каршында оешкан “Сәламәтлек мәктәбе“ үз эшен дәвам итә

Гипертония авыруыннан интегүчеләргә дәвалану чараларын, юлларын аңлату, үз-үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү максатыннан Апас хастаханәсе каршында “Сәламәтлек мәктәбе“ оештырылды.

Биредә бүген икенче дәрес үтте. Табибә Кристина Шепинова хәрәкәтнең гипертония авыруына каршы уңай йогынтысы хакында сүз алып барды, дөрес хәрәкәт итү, сулыш алу ысулларын күрсәтте. Шулай ук гипертония чиреннән интеккән кешеләргә дәвалану күнегүләрен белү һәм өйрәнү кирәклеген ассызыклап үтте, киңәшләрен бирде. 
Профилактика кабинеты җитәкчесе Гөлгенә Сафиуллина бирегә килүчеләрнең кан басымнарын үлчәп, дәресләрнең һәр ай саен үтәчәген белдерде. (ред.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев