Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас хастаханәсе каршында “Сәламәтлек мәктәбе“ эшли башлады

Төрле авырулардан, аеруча хроник чирләрдән интегүчеләргә дәвалану чараларын, юлларын аңлату, үз-үзләренә беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтү максатыннан Апас хастаханәсе каршында “Сәламәтлек мәктәбе“ оештырылды.

Бүген биредә үткән беренче дәрес гипертония авыруына багышланды. Табибә Гөлсинә Гайнуллина авыруның төп сәбәпләре турында сүз алып барды, аны дәвалау юлларын күрсәтте, дөрес итеп кан басымын үлчәргә өйрәтте. Шулай ук гипертония чиреннән интеккән кешеләргә иртән һәм кич кан басымын үлчәп тору, дөрес тукланырга, саф һавада йөрергә кирәклеген ассызыклап үтте, киңәшләрен бирде. 
Шәфкать туташлары Гөлгенә Сафиуллина һәм Люция Дәүләтшина биредә катнашучыларның кан басымнарын үлчәделәр. 
Дәресләр алга таба да дәвам итәчәк. Ул һәр атнаның пәнҗешәмбесендә көндезге 13.00 сәгатьтә үтәчәк. (18+)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев