Апас хастаханәсендә гериатрия бүлеге ачылды
Әлеге бүлек милли “Демография” һәм федераль “Өлкән буын” проектлары кысаларында барлыкка килде. Бүлек Апаста район башлыгы Рәшид Заһидуллин ярдәме белән ачылды. Биредә 65 яшьтән олырак булган апаслылар һәм шулай ук күрше районнардан килгән өлкәннәр медицина ярдәме алачак, сәламәтлекләрен ныгытачак.
Гериатрия бүлеге ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбулина, Россия Пенсионерлар берлегенең район оешмасы җитәкчесе Фәрит Кәлимуллин катнашты.
- Өлкән яшьтәге райондашларыбызның озак һәм сәламәт яшәве безнең өчен мөһим. Апас хастаханәсе каршында шундый бүлек ачылу да безнең өчен зур шатлык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Гериатрия – медицинаның өлкән яшьтәге кешеләр авыруы белән шөгыльләнүче өлкәсе. Хәзерге вакытта әлеге юнәлештә эш алып бару аеруча мөһим. Чөнки өлкәннәребез җәмгыятебезнең җитди өлешен били. Бүгенге көндә районыбызда 65 яшьтән өлкәнрәк 3790 кеше яши. Алар арасында 90, 95 һәм шулай ук 100 яшь чиген узучылар да бар.
- Район хастаханәсендә гериатрия кабинеты 1 июльдән эшли башлады, ә гериатрия бүлеге бүген беренче пациентларын кабул итте. Гериатрия бүлегендә барлыгы биш кешегә исәпләнгән 2 палата булдырылды. Биредә өлкәннәребез 18 көн дәвамында дәваланачак. Бу юнәлештә махсус укып кайткан табиб-гериаторлар һәм шәфкать туташлары аларга медицина ярдәме күрсәтәчәк. Һәр кешегә шәхси караш булачак, - дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы Алмаз Алиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев