Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас китапханәсендә очрашу узды

Моннан бер ай элек капиталь ремонтланган Апас балалар китапханәсендә Апас мәктәбенең 8 сыйныф укучылары район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшьлек елларында Әфганстанда хезмәт иткән Фәргать Мотыйгуллин һәм Илһам Галимҗанов белән очраштылар.

Бу чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган иде. Җитәкчеләре, укытучылар Марат Гомәров һәм Лилия Шаһиева белән китапханәгә килүче балаларны биредәге хезмәткәрләр заманча, якты һәм җылы залда каршы алдылар, яңа китаплар белән дә таныштырдылар. Татар халкының мәшһүр шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышланган  күргәзмә, электрон китап укучы билеты һәм башка яңалыклар балаларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев