Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбе сәламәтлек мөмкинлеге чикле балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк иткән

Бүләкләр зур сөенеч булган.

(4 гыйнвар, "Апастово-информ").



Яңа ел алдыннан һәркем могҗизага өмет итә. Аеруча да балалар көтеп алган бәйрәм бу. Апас мәктәбенең укучылары исә бу могҗизаны үзләре булдырырга уйлаган. Алар шәфкатьлелек ункөнлегендә, хәйрия ярминкәсе уздырып, шуннан кергән акчага "Изгелек җирдә ятмый" акциясе оештырган. Ярминкәдән кергән акчага, өй шартларында укучы балаларага, сәламәтлеге чикле балаларга булышу максатыннан, бик кирәкле Яңа ел бүләген әзерләгәннәр.
Яңа ел алдыннан Кыш бабай белән Кар кызы Данил Усмановны бик уңайлы, затлы язу өстәле, урындыгы белән сөендергәннәр. "Бу өстәл артында рәхәтләнеп рәсем ясарга Кыш бабаебыз бер чемодан карандаш, краска, гуашь кебек ясау әсбаплары да алып килгән иде. Бу көнне Данилның шатлануын күрсәгез иде. Хәтта Кыш бабайны яныннан да җибәрәсе килмәде.
Сабыйларны сөендерергә ашыгыйк, хыяллар чынга ашсын! Изгелек җирдә ятмый", - диләр Апас мәктәбендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев