Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбенең “Стрела” экологик отряды хәрби якташыбыз Булат Бәдретдиновны Ватанны саклаучылар көне белән котлаган

9 А сыйныф укучылары отряд җитәкчесе Лилия Вәлиева белән берлектә вакытлыча ялга кайткан Апас егете Булат Бәдретдинов янында булып, бәйрәм котлауларын ирештергәннәр.

(27 февраль, “Апастово-информ”).



Апас мәктәбенең «Стрела» экологик отряды табигатьне, аның байлыкларын саклау юнәлешендә актив эшлиләр. Төрле республика, ил күләмендә узган бәйгеләрдә дә актив катнашалар. Шулай ук туган җиргә карата мәхәббәт тәрбияләүне, патриотизмны игътибар үзәгендә тоталар. Алар илебез тынычлыгы өчен хезмәт иткән бабайларыбыз батырлыгын да онытымыйлар. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә хөрмәт хисләрен белдерәләр. Бу көннәрдә укучылар 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, кыска вакытлы ялга кайткан Апас егете, майор, штурм батальоны командиры Булат Бәдретдинов янында булып, бәйрәм котлауларын, ихлас теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен ирештергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев