Апас мәктәбе укытучысы “Татмедиа“ бүләген алды
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2020 елның беренче яртыеллыгына “Татмедиа“ басмаларына язылучылар арасында “Язылган өчен смартфон!“ бәйгесе оештырды.
(4 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Кимендә өч басмага, шул исәптән районыбызның “Йолдыз“ (“Звезда“) газеталарына 6 айга язылып, квитанция күчерелмәләрен юллау төп шарт булып торды. Бәйгедә райондашларыбыз теләп катнашты. Барлыгы 9 кеше бәйгегә квитанцияләр юллаган иде. Аларның икесенә бәхет елмайды.
Апастан Гөлшат Насретдинова йон юрган отты. У шулай ук иң зур суммага язылучы буларак та кызыксындыру бүләгенә лаек булды.
“Апас урта мәктәбенең китапханәчесе Венера Сафина бәйгедә катнашырга тәкъдим итте. Квитанцияләрне юлладым һәм бу турыда оныттым. Җиңүче булу сөенечен дә хезмәттәшләрем җиткерде. “Йолдыз“ны үземне белә башлаганнан бирле укыйм, хезмәтемдә кулланам, үзем дә язмалар юллыйм“, - диде ул.
Гөлшат Насретдинова – Апас мәктәбенең иң тәҗрибәле, белемле, сәләтле укытучыларының берсе. 38 ел дәвамында балаларга башлангыч белемнәрне бирә ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев