Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас мәктәбендә балалар сәламәтлеге беренче урында

Апас мәктәбендә профилактик дезинфекция эше узды.

(17 сентябрь, “Апастово-информ“).


Барлыгы 7600 кв.м мәйдан “ТритиХлор“ белән эшкәртелде.

“Бинаны дезинфекцияләү чарасы барлыгы 82 мең сумга төшә. Әлеге эштә, Апас мәктәбенең үз укучысы, бүгенге көндә районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин иганәчелек ярдәме күрсәтте. Аның бүгенге көндә ике кызы мәктәптә белем ала. Киң күңелле җитәкче балаларының һәм барлык укучыларның сау-сәламәт булуын тели“, – диде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.

Профилактик дезинфекция эшендә күрсәткән ярдәме өчен мәктәп җитәкчелеге һәм әти-әниләр Алмаз Гыйбадуллинга рәхмәтле.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев