Апас мәктәбендә Парламент дәресе узды
Әлеге дәрес Керь шәһәрендәге шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучыларны искә алып, бер минут тынлыктан башланды.
Парламент дәресендә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров 9, 10, 11нче сыйныф укучылары катнашында мәгълүматларга бай, җанлы дәрес алып барды. Шулай ук килгән кунаклар белән укучылар арасында ачыктан-ачык сөйләшүләр булды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, тулы һәм аңлаешлы җаваплар алдылар.
Тулырак язманы “Йолдыз” һәм “Звезда” газеталарының алдагы саннарыннан укырсыз.
Гүзәл Хилавиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев