Апас муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды
Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
(26 февраль, Апастово-информ)
Иң элек Алексей Песошин район башлыгы Равил Хисаметдинов белән берлектә райондагы эшчәнлек, яңалыклар, җитештерү тармагындагы эшләр белән танышты.
Лилия Зәйнуллина җитәкчелегендәге теплицада эшнең кызган һәм чорның иң гүзәл чагы. Биредә лалә чәчәкләре җыялар. Эш иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 8гә кадәр бара. Барлыгы 40 кешегә хезмәт урыннары булдырылган. Эшчеләр дә һәр минутны файдалы уздырырга, чәчәкләрне вакытында җыеп, кисеп, санап, төргәкләп өлгерергә тырыша.
–Быел лалә чәчәкләрен кисү һәм төргәкләү өчен тагын бер машина алдык. Шуңа күрә, эшне бер генә сменада алып барабыз. Теплица мәйданын тагын ярты гектарга арттырдык, лаләләрне дә 4миллион 800 мең данәгә җиткерә алдык. Берьеллык чәчәкләр, кыяр, помидор да мулдан җитештерелә,– дип эшчәнлеге белән таныштырып үтте Лилия Зәйнуллина.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин эш барышы белән якыннан танышты һәм җылы фикерләрен җиткерде.
Республика кунакларын Каратун мәдәният йортында баллы чәк-чәк һәм җыр-моңнар белән каршы алдылар. Фойеда мул күргәзмәләр тәкъдим ителде. Районыбызда җитештерелгән азык-төлекләрдән, кул эшләреннән күргәзмәләр ясалды, сатып-алулар оештырылды. Икмәк-кондитер әйберләре, бал, сөт, ит продуктлары, яшелчәләр тәкъдим ителде. Түгәрәкләрдә шөгыльләнүче мәктәп укучылары, бакча нәниләре дә үз уңышларын, эшчәнлекләрен чагылдырды. Шулай ук фотокүргәзмәләр дә урын алган иде.
Шулай ук Апас мәктәбе укучылары ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы тамгалары белән кулъяулыклар, алъяпкычлар чиккәннәр. Алар да үрнәк итеп күрсәтелде.
Бар җиргә гармун моңы таралды. Чыгышларда милләтләр дуслыгы, гореф-гадәтләребез, үткәнебез һәм бүгенгебез чагылыш тапты.
Каратун мәдәният йортының тамаша залында Апас муниципаль район Советының өченче чакырылыштагы чираттагы утырышы узды. Биредә депутатлар, оешма-предприятие җитәкчеләре, дин әһелләре, иҗтимагый җәмгыять, кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре чакырылды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан федераль университеты ректоры, Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, “Татарстан Республикасы муниципаль Берәмлекләр Советы“ Ассоциациясе председателе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, республиканың Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, элеккеге район башлыгы, Казан Федераль университеты ректоры киңәшчесе Рәшид Заһидуллин һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Утырыш район башлыгы Равил Хисаметдинов чыгышы белән башланып китте. Ул 2019 елда һәр тармак буенча ирешелгән уңышларга, башкарылган эшләргә тукталды, 2020 елга бурычлар билгеләде.
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
–Хөрмәтле апаслылар! Сезнең хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә тагын да зуррак уңышлар теләп калабыз. Агымдагы елда сездә 750 миллион сумга 40тан артык биналарда төзелеш эшләре барачак. Республика буенча Яшьләр үзәкләре төзелә. Бу эш сезнең районда да башкарыла. “Яшьлек“ үзәге төзекләндереләчәк. Сездә спортка зур игътибар бирелә. Спорт белән шөгыльләнер һәм сәламәт буын үстерер өчен бөтен шартлар да бар. Тиздән илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәчәк. Әлеге уңайдан Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт һәм адреслы ярдәм күрсәтү безнең бурыч, – диде Алексей Песошин. Ул шулай ук хезмәт хакларын арттыру, сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәсенә яшь кадрлар җәлеп итү бурычларын да куйды.
Сессия тантаналы шартларда тәмамланды. Мактаулы исемнәргә лаек булучылар, республика җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын алучылар бүләкләнде, хөрмәтләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев