Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас музеена Лаеш районыннан кунаклар килде

Музей эшен 2019 елны тәҗрибә уртаклашу белән башлады. Бу юлы Апас туган якны өйрәнү музеена кунакка Лаеш районыннан музей, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре килде.

 

Лаеш районы Державин исемендәге төбәк музее хезмәткәрләре республикада бик күркәм нәтиҗәләр белән эшлиләр, әмма алар Апас музее экспозицияләренә, (ә алар барысы 8 залга урнаштырылган), фәнни технологик яктан яңа методик алынмалар кулланылышы буенча соклануларын яшермәделәр.

Экспозициянең урнаштырылу тәртибе, экспонатларның нәзәкатьле итеп куелышы, фотографияләрнең һәрберсенә язылган аннотацияләре (эчтәлекләре) бик килешле.

Музей фондының урнашуы, мәйданы ягыннан кечкенә булуына карамастан андагы исәп-хисап, сакланышына югары бәя бирделәр. Мондый дәрәҗәдәге музейга фондның мәйданы киңәйтелүе кирәк икәнен дә әйттеләр. Ә иң сокландыргычы - 2018 елда тамашачыларны иң күп җәлеп иткән палеонтология залы. Борынгы хайваннарның, кабиләләрнең сөяк-калдыклары нигезендә төзелгән экспозициянең бик килешле урнаштырылуын билгеләп үттеләр.

250 млн. ел элек үзебезнең Ишәй (Ишеево) авылы тирәсендә табылган Пермь чоры хайваннарының калдыклары нигезендә үз зурлыгы рәвешендә күп сандагы җир-су хайваннарының булуына соклануларын яшермәделәр. Үләмәзавр аларның иң олы гәүдәлесе. Ишеево җирлегендә үткәрелгән экспедиция фотолары, аларның хәзерге көндә сакланышы кунакларда кызыксыну уятты. Подиумда җир-су хайваннарының яшәеш шарты Ишәй чокырының үз туфрагы, ташлары, комнары, агач кисәкләре белән бизәлгән. Тере почмактагы хайваннар (тиен, ташбакалар, балыклар) тамашачыларны тагын да җәлеп иттеләр. Лаешлылар конференц залда үз эш алымнарының уңай яклары белән уртаклаштылар.

Музей хезмәткәрләре тарафыннан төзелеп килә торган “Апас шәһәре - ачык һавадагы музей” проекты буенча Совет һәм Гагарин урамнарында урнаштырылган бюстлар, һәйкәлләр, монументлар, стеллалар, аларның тарихы белән танышып чыктылар. Иң ошаганы мәдәният йорты каршындагы мәйдандагы геройларга багышланган аллея булды. Кичкә таба зур рухлану белән кунаклар олы юлга кузгалдылар.

 

Музей директоры Ногманов Рамис.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев