Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин “Россия волонтеры” медаленә лаек булды

Айрат Җиһаншинга Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Россия волонтеры” медале тантаналы шартларда тапшырылды.

(21 февраль, “Апастово-информ”).



Медальне район Советының йомгаклау сессиясендә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тантаналы шартларда тапшырды.
Махсус хәрби операция кысаларында район халкы, хезмәт коллективлары, төрле иҗтимагый оешмалар ярдәме белән яңа территорияләрдә яшәүчеләр өчен 15,5 миллион сумлык 37 тонна гуманитар ярдәм Рубежное һәм Лисичанск шәһәрләренә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә 28,8 миллион сумлык 68 тонна йөк җибәрелде.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләренә һәм гаиләләренә барлык кирәкле ярдәм чаралары күрсәтелә.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның мәктәптә укучы балалары ике тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителә. Алар өчен спорт объектларына, түгәрәкләргә, кинотеатрга бушлай йөрү оештырылган. Гаиләләр, балалар бакчаларына түләүдән һәм 2022 нче ел өчен җир салымыннан азат ителгәннәр.
Район башлыгы социаль чараларга матди ярдәм күрсәткән өчен Иван Егоровка, Зөфәр Гәрәевка, Илшат Фәрдиевка, Шамил Гафаровка, Максим Топилинга рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев