Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы балалары Свияжск утравында булды

16 августта район мәктәпләренең укуда, спортта, сәхнәдә бик уңган , ун-ундүрт яшьлек 80 баланы Казан, Свияжск утравына бер көнлек сәяхәткә алып бардылар.

Казаннан махсус заказ белән районга инде бишенче тапкыр килүче бик заманча автобус шоферларын иртәнге биштә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров каршы алды. Ерак сәфәрдән кайткан балаларны да “Алтын алка” Боз Сарае каршында ул ук каршылады.

-Минем туганнарым, гаилә дуслары бик күп, көн дә күрешеп, Интернет аша хәбәрләшеп торабыз-ди Апастан Алсинә Зиннәтова.-Безнең райондагы кебек, йөзләгән балаларны ел да төрле шәһәрләр, бик күп җәйге ял лагерьларына самолет, поезд, автобуслар белән сәяхәткә алып баручы  районнар араларында юк. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район хастаханәсе хезмәткәрләре Эльмира Сәлахова белән Эльвира Кәлимуллина озатуындагы бу сәяхәт балалар күңелендә бик озак сакланачак.

-Сеңелем Алисә белән бик күп яңа дуслар таптык. Әниебез  Алинә, әтиебез Альберт әйтүенчә, аларның яшьлекләрендә районда мондый әйбер булмаган,-дип минем белән шатлыгын уртаклашты Төбәк Черкененнән бик чая укучы Алсу Хәйруллина.

Варвара Листратованың әнисе Алена, бик тәртипле бала-Валерия әнисе Галина Шашкина, тагын бик күпләрдән шундый ук сүзләр ишеттем.

Апалы-сеңелле Регина белән Рәзинә Борһанетдинова сүзләре дә күңелгә ятышлы.

-Мәктәптә безне укытучылар Россия, Татарстан тарихы белән таныштыралар. Инде менә дәресләрдә укыган-ишеткәннәребезне үз күзләребез белән күреп, тотып та карадык.

Ришат Җамалиев.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев