Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Апас районы башлыгы урынбасары итеп кабат Ленар Хантимиров сайланды
Апас муниципаль район Советы дүртенче чакырылышының беренче утырышында район башлыгы урынбасарын сайлау икенче көн тәртибенә куелган иде.
(23 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).
Район башлыгы Равил Хисаметдинов тәкъдиме белән, район башлыгы урынбасарын сайлау турындагы мәсьәлә буенча фикер алышынды. Бу вазифага Ленар Хантимиров тәкъдим ителде һәм тавыш бирү юлы белән сайланды.
Ленар Хантимиров 2011 елдан бирле район хакимияте һәм башкарма комитеты бинасында эшли. “Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсен, район Советының оештыру бүлеген, район Советы аппаратын җитәкләгән, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, коррупция мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булган. 2018 елдан район башлыгы урынбасары вазифасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев