Апас районы белгечләре кабат студент булды
10 апрельдә Апас аграр көллияте аудиторияләре җирле белгеч-студентларны кабул итте
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре бухгалтерлары, юристлар, зоотехник һәм ветеринарлар чакырылган бу укуда алар өчен Татарстан белем күтәрү институты галимнәре лекцияләр үткәрде.
Институт проректорлары, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Владимир Фомин, икътисад фәннәре кандидаты Элеонора Хафизова, ветеринария фәннәре кандидаты, доцент Дамир Миннибаев һәм өлкән укытучы Александар Выжлов бу аларга законнарда, технологияләрдәге яңалыклар турында тәфсилләп аңлаттылар. Бу курсларны үтүчеләргә соңыннан махсус сертификатлар тапшырылачак. Апас районара укыту үзәге җитәкчесе Наил Исмәгыйлов сүзләренчә, Казан югары уку йортларында һәм районга белгечләр чакырып үткәрелүче шундый максатчан укуларда ел саен бер йөзгә якын белгечләр белемнәрен яңарта һәм ныгыта.
-Заман таләбе шундый бүген, тикмәгә генә белемле меңне егар дип әйтелми,-ди үзе дә бу укуларда катнашкан район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев