Апас районы кырларында эш ахырына якынлаша
Районда чәчү эшләре 70% ка үтәлде
17 майга районда 8243 гектарда язгы бодай, 9650 гектарда арпа, 841 гектарда борчак, 300 гектарда солы, бөртеккә 770 гектарда көнбагыш, 100 гектарда кукуруз чәчелде. 600 гектарда рапс, 2600 гектарлык чөгендер, 860 гектар берьеллык культуралар басуларында эш төгәлләнде. Пар җирләрен чүп үләннәреннән химия кулланмыйча гына чистарту максатында 620 гектарда горчица чәчтек.
15 майга “Ибраһимов һәм “Нур” хуҗалыклары чәчү эшләрен 100 процентка төгәлләде. КФХ ларда язгы чәчү эшләре бүген төгәлләнәчәк. Инде үсемлекләрне агрохимик саклау, терлек азыгы әзерләү, уракка чыгачак техникаларны әзерлек сызыгына бастыру бурычын үтәүгә вакыт җитте.
Районда барлыгы 25 сөтчелек фермасы исәпләнә. Аларның барысы да 10 майга җәйге чорга күчерелеп, көтүләргә чыкты. Ферма биналарын 1 августка кышкы сезонга әзерләү бурычы куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев