Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районы укучылары Кырымга китте

Бүген “Алтын алка” Боз Сарае каршысына төш вакытына бик күп халык җыелуның сәбәбе- “Ак Барс” Банк иганәсе белән 30 мәктәп укучысын Кырымга 17 көнлек ял-сәламәтләндерү сәяхәтенә озату иде. Бу матур традициягә моннан 5 ел элек-2014 елда- нигез салынды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләре, энекәш-сеңелкәшләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина белән район спорт һәм яшьләр эше комитеты вәкилләре каршы алды. Озату тантанасында спортта, укуда, мәктәп һәм җәмәгать тормышында актив, төрле олимпиада-конкурсларда алдынгы урыннар яулаган укучы балаларга бик матур теләкләр яңгырады. Тиешле инструктаж үткәрелгәч, шул арада танышып-дуслашып та өлгергән балаларны “Алтын алка” Боз Сараена беркетелгән зур автобус Казанга алып китте. Яшь апаслылар Кырымга самолет белән очачак.

Апас делегациясен бу мавыктыргыч сәяхәткә район мәгариф бүлеге вәкилләре Ләйлә Әхмәтҗанова белән Альмир Гыйльметдинов озата бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев