Апас районында коронавирус йоктыруның беренче очрагы расланды
Хакимият бинасында үткән гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында шул хакта сүз булды.
(6 нчы май, “Апастово-информ”).
“Районда коронавирус йоктыру очрагы теркәлде. Кабат ясалган тест нәтиҗәләре дә уңай. Пациентка барлык кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә”, - диде баш табиб Алмаз Алиуллин.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов белдерүенчә, авыру белән турыдан – туры элемтәгә кергән кешеләр изоляцияләнгән һәм карантинда. Элемтәләрнең тулы даирәсен ачыклау дәвам итә. Бу кешеләр тикшерү узып карантинга урнаштырылачак.
“Без хәлне контрольдә тотабыз, әмма бу саклык чараларын кулланмаска дигән сүз түгел. Район халкыннан шәхси гигиенага аерым игътибар бирүләрен, ерак сәфәрләрдән һәм җәмәгать урыннарына йөрүдән баш тартуларын сорыйм”, - диде район башлыгы.
Шулай ук өлкәннәргә аерым мөрәҗәгатен җиткерде.
“Ифтар мәҗлесләренә йөрми торыгыз. Үз гаиләгездә генә барлык йолаларны үтәргә, бер- берегезгә кунакка йөрмәскә киңәш итәм. Сакланыйк! Сабыр итик! Бу авыруны бары тик шулай гына җиңеп була”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев