Апастово-информ

"Йолдыз" газетасы - Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында кош гриппы очраклары ачыкланды

-Бу бик куркыныч, йогышлы авыру. Аңа каршы көрәш, аны кисәтү чаралары бик чыгымлы. Ишегалды тутырып кош-корт асраучылар шулай ук игътибарлы булсыннар иде. Шушы көннәрдә таратылган кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен, кош-кортны мөмкин кадәр ябык җирдә тотып торуларын сорар идек ,-диләр районның мал табиблары.

Белгечләр кисәтә:

Кош гриппы йоктырган тавык-чебеш, каз-үрдәкнең тән температурасы кискен күтәрелә. Ул боегып кала, аз хәрәкәтләнә. Томшыгыннан туктаусыз селәгәй, төрле бүлендек килә. Ул калтырый, ашамый башлый, күпләп үлә. Гади өй кош-кортының уртача тән температурасын белеп торыгыз. Тавыкларда ул 40-42, үрдәкләрнеке 41-43, казларныкы 40-42 градус  булырга тиеш.

Үз ихатагызда кош-кортны урамга, сулыкларга чыгармавыгыз хәерле. Кыргый үрдәк-казлар, кыр тавыклары белән контактка кермәүләрен ныклап күзәтегез. Сулыкларда үлгән, боеккан кыргый кошлар күрсәгез, күпләп үлүләре шаһиты булсагыз, кичекмәстән авыл җирлекләренә, участок һәм район мал табибларына мөрәҗәгать итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев