Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районында тагын бер исерек руль артында тотылды

Аны 150 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тарттылар.

Әле 30 яше дә тулмаган Д. Кама Тамагы районы җәмәгать суды тарафыннан руль артына эчкән килеш утырып, юл йөрү кагыйдәләрен бозганы өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 маддә, беренче өлешенә нигезләнеп, 30000 мең сум штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган,-ди район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов.

Тик тиешле нәтиҗә ясарга гына онытып җибәрә ул. Җәза вакыты тәмамланмаган килеш машинада рул артында йөрүен дәвам итә. Нәтиҗәдә Свияжский бистәсе урамында аны тагын автоинспекторлар туктата. Тикшерә башлагач, аның  исерек булуын ачыклыйлар. Д. тагын суд каршына басты. Бу юлы инде аны 150 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тарттылар. Шулай ук ул тагын 2 ел дәвамында транспорт белән идарә итү хокукыннан читләштерелде. Тагын да шундый очрак кабатланса аңа карата административ кулга алу, машина белән идарә итү хокукыннан тагын да озаграк вакытка мәхрүм итү янавын суд утырышы вакытында хөкемдар аңа бик үтемле итеп аңлатты. Закон катгый, тик һәр кеше аны тайпылышсыз үтәргә тиеш-моны беркайчан да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев