Апас районында уракның 65 проценты төгәлләнде
Район хакимияте һәм “Свияга” агрофирмасы җитәкчелеге карары белән, быелгы уракта комбайн төренә карап, билгеле күләмдә ашлык суктырып алучы комбайн экипажларына 5 мең сумлык акчалата кыр премияләре тапшыру дәвам итә.
14 августта район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов 7 комбайнчыга шундый кыр премияләре тапшырды. Бу тантаналы чара вакытында Апас “Замандаш” агитклубы үзешчәннәре дәртле җыр-биюләре белән игенчеләрне күңелле ял иттерде. Алдан килешенгәнчә, басуда эшләүчеләрне көнгә 3 тапкыр аш-су белән сыйлау да үз көчендә. Бүгенгә быелгы уракның 65 проценты төгәлләнде.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев