Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас районының “Йолдыз“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде

2019 елның беренче яртыеллыгына “Йолдыз“, (“Звезда“) газеталарына язылу кампаниясе төгәлләнде

 Безнең тугры укучыларыбыз булганына чиксез шатбыз. Шулай ук язылу кампаниясендә актив катнашып, зур өлеш керткән хат ташучыларыбызга да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Узган елгы язылу чоры белән чагыштырганда “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы укучылары санын иң күпкә арттырган почта хезмәткәрләре бүләкләнде. Бәйгенең шартларын язылу кампаниясе башында хәбәр иткән идек. Шулай итеп, 25 газетага күбрәк яздыручы Каратун почта бүлекчәсе хат ташучысы Роза Алманова, 40 газетага күбрәк яздырган Апас бүлекчәсе хат ташучысы Гөлсинә Вафина, 11 газетага күбрәк яздырган Иске Йомралы почта бүлекчәсе хат ташучысы Илмира Хәлилова редакциябезнең махсус премиясенә лаек булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә бергә-бергә, бер максатта эшләрбез дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев