Апас укучылары математикадан имтихан тапшырып карый
15 март – Россия күләмендә 11 класс укучыларының математикадан профиль дәрәҗәдәге имтихан тапшыру көне.
Апас районы укучылары да Бердәм Дәүләт имтиханы тапшырып карый. Быел имтихан тапшыруда яңалыклар кертелә. Сынауны биреп карау да әлеге яңалыкларга нигезләнгән.
–Имтиханның яңалыгы шунда – контроль-тикшерү материаллары һәм җавап бланклары аудиториядә – имтихан тапшыручылар алдында бастырыла. Имтихан 3 сәгать тә 55 минут бара. Быел 79 югары класс укучысы математикадан имтихан бирсә, профиль өлешен тапшырып, үзен сынап карарга 40 укучы килде. Имтихан төгәлләнгәннән соң, 2 сәгать эчендә эшләр электрон рәвештә Казанга тикшерү үзәгенә җибәрелә. Әлеге ысул белән нәтиҗәләрне белү вакыты да кыскара. Укучы шәхси кабинеты аша кайсы өлештә, күпме балл җыйганын белә ала. Бу яңалыклар өчен яңа җиһазлар кайтты. Район башлыгы ярдәме белән 7 принтер һәм минутына 30 бит чыгара ала торган заманча сканер алдык һәм аудиторияләргә, штабка урнаштырдык. Имтиханны тапшыру видеокүзәтүләр аша бара, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.
Аудиторияләрдә эшләр өчен оештыручылар һәм техник белгечләр билгеләнгән. Алар өчен Республика белем сыйфатын күтәрү үзәге белгечләре катнашында укулар узган. 9 һәм 13 март көннәрендә программаларның, җиһазларның эшчәнлеген сынап карау максатыннан практик эшләр оештырылган.
Бу минутларда укучылар имтихан тапшыра. Аларга уңышлар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев