Апас укучылары тхэквондо ярышларында җиңеп кайтты
Бөек Җиңүнең 73 еллыгына Сабада тхэквондо буенча 5 майда үткәрелгән Татарстан ачык турнирында Апастан 4 кешелек команда катнашты.
Ландыш һәм Алинә Галиакберовалар үз үлчәм категорияләре буенча беренче һәм өченче урыннарга лаек булдылар һәм Грамота, медальләр белән бүләкләнделәр. Өченче вәкилебез Рузил Зиннәтҗанов та турнирда уңышлы чыгыш ясады. Безнең даими иганәчеләребез-Илдус һәм Аида Зәйнуллиналарга балалар һәм үземнең исемнән олы рәхмәтемне җиткерәм. Аларның уллары Инсаф та безнең секциядә бик яратып шөгыльләнде. Апас балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ун ел элек оештырылган бу секциягә бүген 40 бала йөри,-ди тренер Гүзәл Өметбаева.
-Шушы чорда тхэквондо көрәше ринг-мәйданчыгы аша 200 дән артык бала үтте. Ике укучым -Апастан Альбина Сәлимуллина белән Ранис Борһанов спортның шушы төре буенча спорт мастерлыгына кандидатлык нормативлары үтәп, осталыклары Россия күләмендә дә югары бәяләнде. Апастан апалы сеңелле Ландыш белән Алина Галиакберова, Ринат Газимов, Рузил Зиннәтҗанов, Данил Тагиров һәм Черкен мәктәбе укучылары абыйлы-сеңелле Алмаз белән Азалия Гыйззәтуллиннар, Радмир Тимергалиев, София Сусарина, Алексей Ильин, Валерия Шашкина да бик өметле шәкертләрем, дип саныйм.
Күнегүләр һәр атнаның эш көнендә көндезге икедә Черкен мәктәбе, бишенче яртыда район эчке эшләр бүлеге спорт залында үткәрелә. Спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләүче балаларны көтеп калабыз. (6+)
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев