Апас универсаль спорт залында мәктәп волейбол лигасы башланды
Бүген ярышларда районыбыз мәктәпләреннән 11 команда катнаша.
(9 март, “Апастово-информ“).
“Уеннарның беренче этабы мәктәпләрдә узды. Бүген ярышларның икенче – районкүләм этабы башланды. Көч сынашырга барлыгы 11 команда килде. Апас волейболчылары республика буенча да мәктәп лигасында иң актив катнашучылар булып санала“, - дип белдерә физкультура укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе Радик Галимҗанов.
Ярышларны ачу тантанасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина да килгән иде. Ул балаларга гадел җиңүләр теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев