Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас урта мәктәбендә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде

9 декабрь - Ватан Геройлары көне уңаеннан патриотик чара узды.

 (9 декабрь, “Апастово-информ”). 

  Патриотик чарада район башкарма комитетының эшләр буенча идарәчесе Ринат Гыйльфанов, хәрби хәрәкәт ветераннарының Координацион Советы рәисе Фәнис Зәйнуллин һәм башка җаваплы вәкилләр катнашты. Шулай ук кайнар нокталарда хәрби юлын узган ветераннар Габдерәшид Мурсалимов, Марат Хисамов та килгәннәр иде. Чыгышларда Герой-якташларыбызның Ватан хакына кылган каһарманлыклары искә алынды, аларның батырлыклары үрнәк итеп куелды. Мәктәп укучылары патриотик рухтагы шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, Геройларга багышланган видеоязмалар тәкъдим ителде. Каһарманнар бер минут тынлык белән искә алынды. 
  Апас урта мәктәбендә патриотик рухтагы чараларның, бәйрәмнәрнең еш үткәрелүе хакында да билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев