Апас волейболчы кызлары республика финалына бара
Татарстан күләмендә укучы кызлар волейбол командалары арасында зона ярышларында җиңеп, республика финалына үтте
Апас мәктәбе физкультура укытучысы Рәмис Гыйззәтов чираттагы шатлыгы белән уртаклашты:
-Татарстан күләмендә укучы кызлар волейбол командалары арасында зона ярышларында җиңеп, республика финалына үттек,-ди ул. –Безнең команда бүген Татарстандагы иң көчле “алтылык”та. Тиздән Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк зур турнирга әзерләнәбез. Финал ярышларына үтүебез билгеле булгач, үзем дә, волейболчы кызлар да, әти-әниләре дә бик шатландык. Җиңәргә барабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев