Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас якташларны бер сәхнәгә җыйды

Апас үзендә туып-үскән, укыган, канат ярган, районыбыз данын еракларга танытып, зур сәхнәләр биләүче балаларын үзенә җыйды.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республика күләмендә танылган җырчыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре, районыбызның яшь җырчы егет-кызлары, “Шурампуч”, “Рябинушка” милли ансамбльләре, “Безнең заман” фестивале җиңүчеләре Апас сәхнәсен шау-гөр китереп, райондашларга күңелле ял бүләк итте.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык апаслыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, ихлас теләкләрен юллады. Туган якларын, райондашларын үз күреп, хөрмәт итеп кайткан артистларга да олы рәхмәтен белдереп, уңышлар теләде, Рәхмәт хатлары тапшырды. Тамашачы үзебезнең җырчы-биючеләрне җылы кабул итеп, чәчәкләр һәм алкышларга күмде.
Район мәдәният йорты фойесында кул эшләре күргәзмәләре урын алды. Биредә милләтләр дуслыгы, бердәмлек чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев