Апастово-информ

Апас районы

16+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас йолдызчыклары “Созвездие-Йолдызлык-2021“ фестиваленең зона турында осталыкларын күрсәттеләр

Районыбызның яшь талантлары 40 тан артык чыгыш тәкъдим иттеләр. (24 март, “Апастово-информ“).

Балаларның чыгышларына мәртәбәле жюри бәя бирде. 
"Апас балалары матурлар һәм талантлылар. Алар безне бу юлы да үзләренең моңлы тавышлары, дәртле биюләре белән сокландырдылар. Апаслылар фестиваль кунакларын бик җылы каршы алдылар. Барлык катнашучыларга, район башлыгына һәм педагогларга зур рәхмәтемне җиткерәм" - диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов. 
Сәнгатькә гашыйк балаларның иң-иңнәре Апас сәхнәсен гөр китереп, моңа күмделәр, осталыкларын күрсәттеләр. 
Фестиваль иртәгә дә дәвам итә. Уңышлы чыгыш ясаучылар гала-концертта катнашу бәхетенә ия булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев