Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апас “йолдызчык“ларын Казан сәхнәсе көтә

“Йолдызлык“ фестиваленең зона туры быел Чүпрәле районында узды

Бәйгегә районнан 128 бала барды. Җыр, бию, нәфис сүз буенча сыналдылар алар. Ике көн барган сынау турларыннан соң, иң-иңнәр “Йолдызлык“ның гала-концертында катнашты. Апас урта мәктәбеннән Инзилә Вәлиуллина “Вокал-соло“ номинациясендә беренче урынны, Энҗе Шәйхиева (җитәкчеләре Альбина Шәйхиева) икенче урынны яулады. “Хореография“ номинациясендә “Сәләт“ балалар иҗат үзәгенең “Пилигрим“ бию төркеме (җитәкчесе Николай Паспеков) икече урынны яулады, Каратун мәктәбенең “Хыял“ бию төркеме (җитәкчесе Раилә Шәвәлиева) махсус бүләккә ия булды. “Нәфис сүз“ номинациясендә Мәликә Гыйбадуллина һәм Гүзәл Гыйниятуллина (җитәкчеләре Гөлназ Гыйниятуллина) икенче урынны алды, “Сәләт“ балалар иҗат үзәгеннән Зилә Садыйкова (җитәкчесе Миләүшә Алиуллина) махсус бүләккә лаек булды. Җиңүчеләрне Казан сәхнәсе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев