Апас йолдызчыкларын Казан сәхнәсе көтә
Кайбычта “Йолдызлык –Созвездие“ фестиваленең зона туры узды.
Биредә районыбызның иң сәләтле балалары “Конферанс“, “Вокал-соло“, “Хореография“, “Вокал ансамбльләр“ номинацияләре буенча чыгыш ясадылар. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны игътибар белән күзәтеп, бәя куйды. Нәтиҗәдә, Каратун мәктәбеннән “Хыял“ бию коллективы һәм җырчы егет Ранис Мусин, Борнаш мәктәбеннән “Вокал-соло“ номинациясендә Камилә Мөбәрәкшина өченче урынны яулады. “Конферанц“ номинациясендә Каратуннан Камилә Вәлиева, Апастан Гүзәл Гыйниятуллина һәм Зилә Садыйкова, “Вокал-соло“ номинациясендә Апастан Энҗе Шәйхиева икенче урынга лаек булдылар. Барлык җиңүчеләр дә Казанга чакыру алды. Аларны тиздән башкала сәхнәсе көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев