Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас юл төзүчеләре бу сезонда зур күләмле эшләр башкарырга тулысынча әзер

Быел Апас урам юлларын төзекләндерүгә ярты миллион сум акча юнәлтеләчәк.

 

Бу хакта район башкарма комитетында үткән “Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге турында”гы дәүләт программасы үтәлешенә багышланган утырышта белдерделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин үз чыгышында ел башыннан бу комиссиянең ике утырышы үткәрелүен билгеләп узды. Узган 2017 елда районда бу максатта башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2018 елга бурычлар куелды. Шулай ук мәктәп автобуслары хәрәкәте һәм бу автопарк халәте анализланды. Район үзәге һәм территориясендәге автомобиль юллары халәте тикшерелде. Кар эрегәч тә урам юлларына юл йөрү билгеләре кую, булганнарын яңарту проблемалары өйрәнелде. Район территориясе һәм Апаста быел җитди юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәү район хакимияте, авыл җирлекләре һәм юлчыларның бердәм, бер максатка эшләүләре нәтиҗәсе дип билгеләп үтелде. 
Ришат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев