Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина: төшенкелек кызыл, сары, кишер сары төстәге ризык ашаучылардан курка

Апас үзәк китапханәсендә “Сердәш“, “Сүнмәс дәрт“ клубы әгъзалары катнашында сәламәтлек дәресе узды

Биредә район үзәк хастаханәсе табибәсе Гөлсинә Гайнуллина катнашты. 
–Сәламәтлекнең нигезе – дөрес туклану. Соңгы вакытта йөрәк-кан тамырлары авырулары белән чирләүчеләр, шикәр авыруы белән интегүчеләр арта. Быел үпкәсенә салкын тидерүчеләр дә шактый. Витаминлы ризыклар ашагыз, яшелчә, җиләк-җимешне еш кулланыгыз. Шунысы да расланган: кызыл, сары, кишер сары төстәге ризыкларны күпләп ашаган кешеләр төшенкелеккә бирелми, аларның башлары да яхшы эшли. Барлык витаминлы ризыклар да бакчада үсә. Кишер, чөгендер ашарга иренмәгез, көйгән, кызган ризыклардан баш тартыгыз, үләнле чәйләр эчегез – дип киңәшләрен бирде табибә. 
Китапханә хезмәткәрләре дә бай эчтәлекле чыгышлар, сәламәтлек турында шигырьләр, табышмаклар әзерләгәннәр иде. 
Файдалы һәм кызыклы очрашу булды бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев