Апас үзәк хастаханәсендә “янгын сүндерделәр“
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр, гражданнар иминлеге министрлыгы Россиякүләм өйрәнүләргә өстәп, халык күп була торган социаль объектларда да аерым өйрәнүләр үткәрүен дәвам итә.
Эш план-программасы нигезендә шундый уку-өйрәнүләр 4 октябрьдә Апас үзәк хастаханәсендә уздырылды. Район Бердәм диспетчерлык үзәге, Апас янгын часте пульт-мониторларына “14.25 минутта Апас үзәк стационарының өченче катында бер палата-кабинетта янгын чыкты”, дигән хәбәр алынды. 2 минут дигәндә хастаханә территориясенә Апас янгын часте машинасы, коткаручылар килеп җитте. Газ, электр һәм башка хезмәтләр, хокук сакчылары да нормативка сыешты. Ул арада төтен-янгыннан зыян күрүчеләрне эвакуацияләү башланды. Носилкалар белән 3 авыруны коткаручылар махсус сулыш алу битлекләре кидереп, өченче каттан сак кына урамга алып чыкты. Калган авыруларны табиб-шәфкать туташлары, техниклар, куркынычсызлык хезмәткәрләре оешкан төстә, халыкта паника тудырмыйча гына урамга чыгаруны оештырды. Уку-өйрәнүләр барышында барлыгы 150 кеше катнашты. Легенда буенча, мондый очракларда урында ятучы каты авырулар административ корпусның конференц –залына урнаштырыла. Тән җәрәхәтләре алучы, пешүче, сулыш юллары зарарланган авырулар туры якын-тирәдәге район үзәк хастаханәләренә озатыла. Уку-өйрәнүләр барышында Үзәк хастаханәне янгын, урам электр линияләрендә авария килеп чыгу очракларында энергия белән өзлексез тәэмин итү системасы-автоном генератор халәте дә тикшерелде. Ул мондый хәлләргә тулысынча әзер булуы ачыкланды...
Соңыннан районның баш янгынчы-коткаручысы Руслан Ромачков, дәүләт янгын куркынычсызлыгы баш инспекторы Илдар Вәлиев, баш табиб Алмаз Алиуллин, урынбасарлары, бүлек мөдирләре катнашында уку-өйрәнүләргә җитди нәтиҗә ясалды. Бурычлар һәм максатлар, көтелмәгән хәлләргә әзер булу өчен җаваплылар билгеләнде. Мондый уку-өйрәнүләрне кабат һәм ешрак үткәрү мөһимлеге ассызыкланды.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев