Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апас үзәк ял паркында чисталык өмәсе уздырылды

Халык күп була торган урыннарны төзекләндерү республика максатчан программасында Апас бик уңышлы катнашты

Куе чытырман, каты кура, чүп  оясына әверелеп килүче бу паркта 2 ел дигәндә миллионлаган сумлык төзелеш, яңарту эшләре башкарылды.

-Балалар мәйданчыгы, үзәк фонтан каскады, кояш сәгате, аркалар, керү-чыгу капкалары, амфитеатр рәвешендәге үзәк сәхнә-трибуналар-барысы да матур һәм заманча,-ди апаслылар Рөстәм Зиннәтуллин белән Айрат Айтуганов.

Заманча велоюллар, скейт-трамплин, 3Д категорияле җәйге кинотеатр, ачык спорт корылмалары, беседкалар, күперләр, утыргычлар, яктыртычлар-барысы да нык. Барысы да заманча проектлы бу паркта балалар да, олылар да бик теләп һәм яратып ял итә. Районкүләм зур чаралар да үткәрелә биредә. Булдырганны саклыйк, ватмыйк, паркны чүпләмик, апаслылар!

Парктагы тәртип-чисталыкны Казанга ук тоташтырылган унлап видеокамера күзәтә, түләүсез Вай-фай системасы эшли. Хокук сакчылары, Апас ДНД штабы вәкилләре дә территориядә еш була. Ялларыгыз күңелле һәм имин үтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев