Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаска Балтач районыннан кунаклар килде

6 гыйнвар көнне Апастагы яңалыклар белән танышу, яңа ел бәйрәменә карата бизәлешен күрү, тәҗрибә уртаклашу максаты белән Балтач районыннан кунаклар килде.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина каршы алды һәм озатып йөрде. 
Кунаклар иң элек “Туган якны өйрәнү” музеенда булып, андагы экспонатлар, күргәзмәләр белән таныштылар. Аннан соң Үзәк ял паркы, “Алтын Алка” боз сарае янәшәсендәге чыршыларның матурлыгын күрделәр. “Дельфин” йөзү бассейны, универсал спорт залы, үзәк урамда урнашкан һәйкәлләр дә балтачлыларның күңелендә онытылмаслык тәэсирләр калдырды. 
- Чыннан да Апас үзенең Яңа елга әзерлеге белән олы юл чатыннан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Үзәк чыршы, урамнар, үзәк парк бизәлешен дә сокланып күзәттек. Безне шулай җылы кабул иткәннәре өчен Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллинга, апаслыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да апаслылар белән дустанә мөнәсәбәттә эшләргә, яшәргә язсын, - диде Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев