Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаска Республиканың Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина килде

Районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина килде. Аның максаты – район тормышы, ЗАГС эшчәнлеге белән танышу иде.

–Мин бүген данлыклы Апас районына килдем. Апас данлыклы кешеләре, эшләре белән танылган район. ЗАГС, мәдәният учаклары, Үзәк парк белән таныштым. Эш зур дәрәҗәдә оештырылган. Туган якны өйрәнү музеенда бай экспонатлар тупланган. Батырлар Мемориал комплексы, һәйкәлләр яныннан да тыныч кына узып китеп булмый. Әлеге эшләр яшь буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия, – диде Гөлшат Нигъмәтуллина. 
Республика вәкиле ЗАГС бинасы, эш бүлмәләре, эш шартлары белән танышты, хезмәткәрләр белән очрашты. Аны район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров һәм район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев каршы алды һәм озатып йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев