Реклама
МӨҺИМ ТЕМА
Апаска Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин килде
Апас 27 августта зур кунаклар кабул итте.
(27 август, “Апастово-информ“).
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин иң элек “Свияга“ берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе кырында җитәкче-белгечләр, хезмәткәрләр белән очрашты. Биредә шулай ук Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, “Ак Барс“ Холдингы җитәкчесе Иван Егоров катнашты. Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык кунакларны җылы каршы алып, күргәзмәләр, районда барган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды. Урып-җыю эшләренең барышы хакында сөйләде.
Очрашу бүләкләүләр белән тәмамланды. Горбунов берләшмәсенең әйдәп баручы зоотехнигы Илсур Хәсәнов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга, “Ак Барс“ Банк идарәсе җитәкчесе ЗөфәрГәрәевка, “Ибраһимов һәм К“ хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Ибраһимовка, “Свияга“ агрофирмасы директоры Марат Хәсәновка “Апас районы оешуга 90 ел“ истәлек медальләре бирелде.
Районның 4 авыл җирлеге яңа тракторларга ия булды. Чирмешән, Урта Балтай, Чүрибураш, Коштавылы авыл җирлекләре башлыклары Алексей Песошин кулыннан трактор ачкычларын алды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов республика тарафыннан бирелгән әлеге тракторларга тагылмаларны үзара салым акчасына булдыру хакында әйтте.
“Республикада күп программалар эшли. Барлык мөмкинлекләр дә бар. Сездә дә эшләр тулы куәтенә бара. Быел кырларда икмәк тә мул. Тиз арада исән-сау җыеп алырга да язсын“,– диде Алексей Песошин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев