Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаска Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

Язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан, районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.

Республика җитәкчесе иң элек вертолет белән кырларны карап әйләнде. Бөртеклеләрне чәчү, дым каплату эшләре, уҗымнарның торышы бар да игътибарга алынды.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә зур төзелешләр баручы Сабан туе мәйданына төшеп, җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.

–Апас районының Дәүләт программалары буенча тәнкыйтькә эләккәне юк. Җир эшен дә белеп, оешкан төстә хезмәт итәсез. Авыл хуҗалыгы проблемаларының үз сәбәпләре бар. Ләкин, аларга җайлашып, эшне тотрыклы алып барырга кирәк. Уңышлар сезгә! – диде Президент.

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай ук үсемлекчелек тармагында апаслыларның сынатмавын, һәрчак оешкан төстә башкарып чыгуларын билгеләп үтте.

–Үз көчегезгә таянып, бердәм булып эшлисез. Быел да сынатмассыз, – диде ул.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык эштә дә халык тырышлыгы салынуын һәм бөртеклеләрне чәчү эшләрен дә 15 майга төгәлләү бурычы куелуын белдерде. Төзелеш эшләре барышы белән дә таныштырды.

–Быел балалар Сабан туе уздыра башлауга 10 ел тулды. Бездә Рәсәй, Республика чемпионнары, уку алдынгылары үсә. Төзелеш эшләрен тәмамлап, шушы мәйданда бергәләп очрашырга язсын, – дип, район башлыгы Республика җитәкчесен кунакка чакырды һәм төзелеш эшләрен төгәлләүдә ярдәм итүен үтенде.

Районда язгы чәчү эшләре республикада беренчеләрдән булып, 1 майда башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, Балтай бүлекчәсе һәм “АгроАктив“ хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырдагы буразналарга бөртекләр салды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин белдергәнчә, районда барлыгы 36700 гектарда язгы чәчү башкарыла. Аның 22600 гектарына язгы бөртекле культуралар чәчеләчәк. 209 трактор һәм 52 чәчү агрегаты кырга чыккан. Игенчеләр 2 сменада эшләргә әзер. Ягулык белән проблемалар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев