Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаслылар агач утырту көненә кушылды

5 май – Бөтенроссия агач утырту көненә апаслылар да бик теләп кушылды

Апасның Җиңү паркындагы күл буена агач үсентеләре утыртылды. Биредә районның ветераннар Советы әгъзалары, аграр көллият, район мәдәният йорты хезмәткәрләре актив катнашты. 
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сүзләренчә, бу көнне барлыгы 10 меңгә якын агач үсентесе утыртылган. 
-Бүген күл буйларын матурладык. Өмәләр әле дәвам итәчәк. Төрле-төрле үсентеләр үз урынын табачак. Шулай ук авыл җирлекләрендә дә агач утырту эше бара, - диде ул. 
Ветераннар һәр җирдә актив. Чисталык өмәләренә дә өлеш кертәләр. Сәхнәдә дә, җәмәгать эшләрендә дә аларны еш очратабыз. Агач утырту өмәсен дә алар җыр-моңнар белән бизәделәр, кушылып биеп тә алдылар. Гармун моңнары күңел күтәренкелеге бүләк итте. Җыр-биюләр белән хезмәт үрелеп барды. 
-Ветраннар өлкән яшьтә булса да, өйдә генә утырмыйлар, күңелләре бик күтәренке, бик шат. Чөнки бу урын балалар өчен, оныклар өчен булачак, - диде районның ветераннар Советы рәисе. 
Кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш, диләр. Әлеге изге эшкә барыбыз да өлеш кертсәк иде. 
Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев