Апаслылар Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышында катнаштылар
30 гыйнвар көнне Апас районыннан бер төркем делегация вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессының ТР Буа муниципаль районындагы күчмә утырышта катнаша.
Биредә алар Буа районының "Ак каен" балалар бакчасы, Р. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, Буа Драма һәм сатира театры белән таныштылар. Ахырдан пленар утырыш. Модератор - ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев. Биредә татар халкын берләштерү, телне, милләтне саклау хакында суз барды. Татарча яшәү рәвешен үрнәк итеп кую максат итеп куелды.
Гөлнара Сөнгәтуллина
Бөтендөнья татар конгрессының ТР Апас муниципаль районы буенча җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев