Апаслылар картлар йортларында мәдәни чаралар оештыра
ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, районның мәдәният хезмәткәрләре картлар йортларында күңел ачу чаралары оештыра.
(1февраль, Апастово-информ).
“Тәтеш районының Шәмәк авылында 4 райондашыбыз гомер итә. Алар һәм картлар йортында тәрбияләнүче барлык өлкәннәр белән очрашып, матур концерт программасы күрсәттек. Чыгышларда төрле милләт җыр һәм биюләре бар иде. Алар күз яшьләре аша карады, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев.
Картлар йортларында сугыштан соңгы авыр елларда хезмәт иткән, “Әти“ сүзен әйтергә тилмереп үскән кешеләр яши. ТАССР елларын да алар яхшы хәтерли. Бу чара аралашу, хатирәләр яңарту, күңелләрен күтәрү, сагыну сагышыннан яшьләнгән күзләренә шатлык чаткысы өстәү максатыннан оештырыла. Мәдәният хезмәткәрләре шулай дип белдерде.
Концертлар Буа, Кайбыч районнарында урнашкан картлар йортларында да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев