Апаста 2 көндә 8 беркетмә төзелгән
Коронавирустан саклану буенча таләп-кагыйдәләр әлегә үзгәрешсез кала.
(13 май, "Апастово-информ").
Хокук сакчылары тикшерүләрне дәвам итә. Сәүдә нокталарында, җәмәгать урыннарында, җәмәгать транспортында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри. Штраф суммалары шул ук калды. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Айрат Нигъмәтҗанов хәбәр итте.
"Ике көндә таләпләрне үтәмәүче 8 кешегә беркетмә төзелде. Үзизоляция кертелгәннән башлап, барлыгы 189 кеше ачыкланды.. Саклану чараларын күрү мәҗбүри", - диде ул.
Рейдлар, тикшерүләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев