Апаста 3598 бала “Путин акчасын” алган
Районның Пенсия фондыннан хәбәр итүләренчә, 2020 елда 108 гаилә Ана капиталы Сертификатлары алган.
(1 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Ул 60,2 миллион сумны тәшкил итә. 65 гаилә барлыгы 27,4 миллион сумлык Ана капиталы акчаларын кулланган. Бу хакта пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов хәбәр итте.
“Апрель аеннан декабрь аена кадәр 3598 балага 74 миллион сумлык “Путин түләүләре” башкарылды. Ул 3 яшьтән 16 яшькәчә балалары булган гаиләләргә бирелде”, - ди җитәкче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев