Апаста 7 гаилә Ана капиталы сертификатларына ия булды
Кабат әти-әни булу бәхетен татыган бу гаиләләргә тантаналы шартларда Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан узучы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район Пенсия Фонды җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов, ЗАГС бүлеге мөдире Розалия Насыйбуллина катнашып, изге теләкләрен юлладылар. Ана капиталына ия булган әниләргә яшь гаиләләр тарафыннан әзерләнгән йомшак уенчыклар һәм яз чәчәкләре бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев