Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 8 кеше алданган

Мошенниклар үз корбаннарын эзли, тиз ышанучан кешеләрне “аулый“.

(8 декабрь, “Апастово-информ“).


Мисал өчен, 2019 елда район эчке эшләр бүлегенә мошенниклар тозагына эләккән 16 кеше мөрәҗәгать иткән. 2020 елның 11 аенда шундый 14 очрак теркәлгән. 2019 елда интернет һәм телефон элемтәсе аша 4 очрак теркәлсә, 2020 елда 8 очрак кабатланган.

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, очраклы шалтыратуга җавап бирү, күз күрмәгән кешеләргә ышану бер райондашыбызны 190 мең сумлык бурычка батыра.

–Бер ханыма эштән соң, кич белән таныш булмаган кешеләр шалтырата. Үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар. Телефонның икенче ягындагы ир-ат, аның исеменә кемдер кредит рәсмиләштерергә теләвен, биредә мошенниклык билгеләре күренүен белдерә. Аны банкның куркынычсызлык хезмәте белән тоташтыруын әйтә. Ханым әлеге кайгыртучан кешегә ышанып, барлык мәгълүматларны да җиткерә. Аннан ханым банкоматка бара һәм килгән барлык яшерен кодларны да “куркынычсызлык хезмәткәренә“ җиткерә. Нәтиҗәдә, үзенең картасында булган акчасын да, алар кушуы буенча рәсмиләштергән кредит суммасын да чит кулларга тапшыра. Соңрак, банкның “кайнар линия“сенә шалтырата һәм үзенең алдануын аңлый, – ди полиция җитәкчесе Фәнис Шәрәфуллин.

Шактый тәҗрибә туплаган, тормышка үз карашы, үз сүзе булган кешеләр дә ялгыша. Хаталану һәм үкенү өчен күп кирәкми. Уяу булсагыз, андый очракларда эчке кичерешләрне якыннарыгыз белән уртаклашсагыз яки хокук сакчыларыннан киңәш сорасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев