Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
МӨҺИМ ТЕМА

Апаста 97,86 процент сайлаучы тавыш биргән

11-13 сентябрьдә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлаулар узды.


(14 сентябрь, “Апастово-информ“).


Районда 15062 сайлаучы теркәлгән. Аларның 97,86 проценты сайлауларда катнашкан. Беренчел мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасы Президентына кандидатлар арасында Рөстәм Миңнеханов иң күп тавышны җыйган. Аңа райондашлар ышаныч белдереп, барлык сайлаучыларның 97,67 проценты тавыш биргән. Бу хакта районның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Гөлнара Садыйкова хәбәр итте.
Гомумән алганда, сайлаулар тыныч узды. Сайлау барышын 250 күзәтүче игътибар үзәгендә тотты. Район эчке эшләр бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәр участокта кизү торды. 30 хокук сакчысы республикадан килеп эшләде.
Участокларда барлык санитар таләпләр дә үтәлде. Аерым керү, чыгу юллары булдырылды. Һәр сайлаучыга битлек, перчатка, ручка тәкъдим ителде. Тән температуралары үлчәнде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев